Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать министры Олег Коробченко автомат руль белән идарә итү системаларын тикшерү һәм җитештерү буенча махсуслашкан Кытай компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
SHIBAO компаниясе Кытайда автомобиль руле идарәсе өлкәсендә биржада теркәлгән бердәнбер компания. SHIBAO Кытайда әлеге җитештерү буенча әйдәп баручы предприятие булып тора. Ул 1984 елда Ханчжоу шәһәрендә нигезләнгән.
Еллык кереме – 1,3 млрд юань.
«Бүген Кытай партнерлары безнең сәнәгатькә һәм сәүдәгә ышанычлы җилкә куялар, – диде Олег Коробченко. — Татарстан әлеге компания белән хезмәттәшлек итәргә тели, уртак производство ачарга планлаштырабыз».