Марат Миңнебаев: «Нефть химиясе тармагының өстенлекле бурычлары арасында – җитештерелә торган продукция ассортиментын киңәйтү»

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

6 сентябрьдә ТР Дәүләт Советында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы узды, анда депутатлар республиканың нефть химиясе тармагының технологик суверенитетын тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук берничә республика закон проектын карадылар.

Татарстан Республикасы нефть химиясе тармагында технологик суверенитетны тәэмин итү, модернизацияләү һәм технологик яктан яңадан кораллану чаралары турында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев сөйләде.

«2022 елда Татарстанда 35,7 млн.тонна нефть чыгарылган, 1,2 млн.тонна азотлы ашлама, 12,3 млн.данә шин, 1,5 млн.тонна база полимерлары һәм 694 мең тонна синтетик каучук җитештерелгән», – дип билгеләп үтте ул.

Республиканың нефть-газ тармагы предприятиеләренә дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләгәндә, Марат Миңнебаев Нәфис-Косметикс, Данафлекс, Ай-катлам, Аммоний, Эгида, Казаноргсинтез, Кварт кебек предприятиеләрдә әлеге чараларны гамәлгә ашыру көтелгән нәтиҗәләр китерә, дип ассызыклады.

«Хәзерге этапта тармакның өстенлекле бурычлары арасында җитештерелә торган продукция ассортиментын киңәйтү, полимер чимал күләмен арттыру һәм җиһазларны ремонтлау һәм сервисның үз базасын оештыру», – диде министр урынбасары.

Ул шулай ук кайбер төр продукция, аерым алганда, пластик җитештерүнең кимүе күзәтелә, дип өстәде. Марат Миңнебаев сүзләренчә, бу экспорт базарына җитештерүнең кимеүе, импорт чимал һәм катализаторларның булмавы белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International