Татарстанда эндопротезлар, электроника, борт платформалары һәм спорт өчен техника җитештерелә башлаячак

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

6 сентябрьдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Инвестиция советының чираттагы утырышы узды. Чарада Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

Утырышта катнашучылар берничә проектны хуплады:

  1. Инвестор компаниясе «БарсАвто» сәүдә комплексы автотранспорт чаралары өчен борт платформалары җитештерүне оештырырга тәкъдим итә. Борт платформалары МАЗ, Урал, Hawo, SITRAK, Isuzu, DONGFENG, JAC, КАМАЗ йөк автомобильләре өчен яраклы булачак.  Проектны гамәлгә ашыру Россия йөк автотранспорты җитештерүчеләренә эшчәнлекләрен локальләштерергә, кулланылган импорт комплектлаучы детальләрнең өлешен һәм чит ил карарларын кулланудан куркынычларны киметергә мөмкинлек бирәчәк (инвестицияләрнең фаразланган суммасы – 68 млн сумнан артык);
  2. «НПО Группа Аванти»  «Лаеш» индустриаль паркы мәйданчыгында электроника һәм робототехника җитештерүне башлап җибәрергә планлаштыра (инвестицияләрнең фаразланган суммасы – 1 млн.сумнан артык);
  3. «Анатомика» «Таз-оча сөяге буыны эндопротезлары җитештерү» инвестиция проектын тәкъдим итте. Компаниянең катлаулы ортопедик әйберләр җитештерүдә уңышлы тәҗрибәсе, дистрибьюторлык тәҗрибәсе бар. Эндопротезлар ил базарында кирәк (инвестицияләрнең фаразланган суммасы – 336 млн сумнан артык);
  4.  «Альфа Моторс»  компаниясе «Альфа» актив ял һәм спорт өчен техника җитештерү заводы төзү» инвестиция проектын тәкъдим итте. Базарда популяр техника – электроснегоходлар, байкалар, спорт автомобильләре, балалар багглары һ.б. җитештерү күздә тотыла. (инвестицияләрнең фаразланган суммасы – 108 млн сумнан артык);
  5. В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» «Әлмәт шәһәрендәге киноконцерт залы» инвестиция проекты белән чыгыш ясады (инвестицияләрнең фаразланган суммасы – 12 млн сумнан артык);
  6. «Чистай» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә урын алган «Соломатик» заводы  төзелеш катнашмалары әзерләү өчен җиһазлар җитештерүне башлап җибәрергә планлаштыра (инвестицияләрнең фаразланган суммасы – 58 млн сумнан артык);

Утырышта тәкъдим ителгән проектлар арасында Зеленодольск районында «CampOT» гаилә ял базасын булдыру, Казансу елгасы яр буенда конгресс-үзәге булган күпфункцияле комплекс төзү һәм Алексеевск муниципаль районында «Алекс» кунакханәсен төзү проектлары да бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International