Бу хакта 6 сентябрьдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә узган «2024-2026 елларга Республиканың социаль-икътисадый үсешен фаразлауның төп параметрлары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында хәбәр иттеләр. Утырышта шулай ук ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Катнашучылар караган мәсьәләләрнең берсе – 2024-2026 елларга Республиканың социаль-икътисадый үсешен фаразлауның төп параметрлары. Ул хакта Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.
Утырышта хәбәр итүләренчә, 2023 ел йомгаклары буенча Татарстанның тулай төбәк продуктының күләме 3 887,4 млрд.сум яки 2022 елга карата 102% тәшкил итәчәк, сәнәгать күләме – 4 490,8 млрд.сум яки 102%, ваклап сату күләме – 1 313,0 млрд.сум яки 105,8%, инвестицияләр – 959,9 млрд.сум яки 102,1%.
Тулай төбәк продуктының гомуми күләмендә 26% – файдалы казылмалар чыгару, 17,5% – эшкәртү производстволары, 10,4% – күмәртәләп һәм ваклап сату, 7,7% – төзелеш, 5,6% – транспортлау һәм саклау, 4,3% – авыл хуҗалыгы.