2024 елда БРИКС дәүләт башлыклары очрашуларын уздыру урыны итеп билгеләнгән Казанда 5 сентябрьдә «БРИКС илләре белән бизнес» конференциясе узды. Анда Россия компанияләренең 300дән артык вәкиле катнашты.
«Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше традицион рәвештә үсә, – дип хәбәр итте конференциядә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер. – 2022 елда ул 8% артты.»
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, хәзер БРИКС дәүләтара берләшмәсе тышкы икътисадый эшчәнлек хезмәттәшлеген үстерүнең иң перспективалы юнәлешләренең берсе булып тора.
Министрлык республиканың кызыксынган башкарма хакимияте органнары белән берлектә катнашучы илләрдән партнерлар белән үзара файдалы хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән уртак чаралар үткәрә.
Мәсәлән, Кытай Халык Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерү кысаларында 7-8 сентябрьдә Казанда Беренче Россия-Кытай «РОСТКИ» форумы узачак. Форум программасына IT, машина төзелеше, станоклар төзү, энергетика, транспорт, туризм, мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт, мәгариф һәм инвестицияләр юнәлешләре буенча 50 дән артык эшлекле сессия кертелгән. Оештыручылар форумның беренче елында ук ким дигәндә 3 000 катнашучы булыр дип көтә.
Чараның партнеры булып АЛЬФА-БАНК катнаша.
БРИКС – Бразилия Федератив Республикасы, Россия Федерациясе, Һиндстан Республикасы, Кытай Халык Республикасы һәм Көньяк Африка Республикасының дәүләтара берләшмәсе.