КФУда дөнья дәрәҗәсендәге Фәнни үзәк булдыру һәм үстерү программасын тормышка ашыру нәтиҗәләре турында сөйләделәр

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

5 сентябрьдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә «Планетаның сыек углеводород запасларын рациональ үзләштерү» дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкнең халыкара күзәтчелек советы утырышы узды. Чарада шулай ук Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

КФУ ректоры Ленар Сафин фәнни үзәк өч нефть университеты – Уфа дәүләт нефть техник университеты, Россиянең И.М.Губкин исемендәге дәүләт нефть һәм газ университеты һәм Сколково фән һәм технологияләр институты белән берлектә эшли.

«Тикшеренүләр өч төп юнәлеш буенча үткәрелә. Бу шельфта зур ятмаларны эзләү һәм разведкалау технологияләрен эшләү һәм территорияләрне тикшерү. Дистә еллар дәвамында файдаланыла торган гигант чыганакларны эшкәртүнең яңа технологияләрен булдыру. Шулай ук цифрлы технологияләр һәм яңа физик-химик ысуллар кулланып традицион булмаган запаслар чыгару», – дип билгеләп үтте ул.

2023 елда дөнья дәрәҗәсендәге Фәнни үзәкне булдыру һәм үстерү программасын гамәлгә ашыруның арадаш нәтиҗәләре турында  КФУ проректоры Данис Нургалиев сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, бүген үзәк илебезнең генә түгел, чит илләрнең дә иң эре нефть һәм газ чыгару һәм сервис компанияләре белән уңышлы эшли.

«Без эшләгәннәрнең барысын да алар белән бергә сынап карыйбыз һәм гамәлгә кертәбез. Безнең партнерлар исемлегендә Россия, Куба, Кытай, Вьетнам, Һиндстан, Кувейт, Оман һәм башка илләрнең барлык эре компанияләре бар», –  диде проректор.

Ул билгеләп үткәнчә, 2023 елда Фәнни үзәк консорциумы тарафыннан Россия һәм чит ил компанияләре белән 1 млрд сумнан артык суммага 160тан артык проект башкарылган. Моннан тыш, консорциум илдә нефть-газ эше буенча студентларның яртысын әзерләп чыгаруны һәм ел саен 5 меңгә якын тармак белгечләренең квалификациясен күтәрүне тәэмин итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International