Татарстан – сыйфат өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясенә дәгъва кылу конкурсында иң уңышлы төбәкләрнең берсе

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

Республика сыйфат өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреатлары һәм дипломантлары саны буенча лидерлар өчлегенә һәм конкурска гаризалар буенча бишлеккә кергән.

Төбәк анда 1997 елдан бирле катнаша. Бу вакыт эчендә республика оешмалары конкурста катнашу өчен 157 гариза биргән. 27 еллык тарихында премия лауреатлары – 21 оешма, ә дипломантлары – 19 оешма.

«Татарстан Республикасы оешмаларының сыйфат өлкәсендәге тәҗрибәсен өйрәнеп, төбәкнең стратегик линиясе – икътисадны инновацион үсеш юлына күчерүне билгеләп үтәргә кирәк. Республика Россия Федерациясенең беренче төбәкләренең берсе булып тора, анда продукция һәм хезмәтләр сыйфатын күтәрү буенча республика максатчан программасы рәсми дәрәҗәдә кабул ителгән һәм гамәлдә. Бу эшнең мөһим өлеше — җитештерүгә алдынгы фәнни казанышларны җәлеп итү һәм идарә итүнең яңа ысулларын кертү», – дип белдерде РФ Хөкүмәтенең сыйфат өлкәсендәге премиясе эксперты Елена Риймак.

Лауреат һәм дипломант булган Татарстан компанияләре:

  • Әлмәт насос заводы –  лауреат (1998);
  • КАМАЗ –  дипломант (2004, 2015 еллар), лауреат (2005, 2019 еллар);
  • Казан компрессор машиналары төзү заводы – дипломант (2018 ел);
  • Түбән Кама нефть химиясе  – дипломант (2000, 2001 ел), лауреат (2007, 2014 ел);
  • ТАИФ-НК – лауреат (2011 ел);
  • «ТМС групп» идарәче компаниясе – лауреат (2013 ел);
  • ТАНЕКО – лауреат (2016 ел);
  • А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы  – лауреат (2019 ел);
  • «Бетар» җитештерү-коммерция фирмасы –  дипломант (2002 ел), лауреат (2004, 2012 ел);
  • Татнефть-АЗС Үзәге –   дипломант (2018, 2019 ел) һәм башкалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International