РФнең Төрекмәнстандагы сәүдә вәкиле: «Илләр арасындагы хезмәттәшлек кысаларында хәл тотрыклы рәвештә нейтраль булып кала»

2023 елның 1 сентябре, җомга

Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендә Россия Федерациясенең Төрекмәнстандагы Сәүдә вәкиле Александр Елизаров белән онлайн-очрашу узды. 

«Татарстан белән Төрекмәнстан арасында хезмәттәшлекнең тулы потенциалы әлегә ачыкланмаган, әмма без үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча диалогка әзер, – диде министр. – Бу эштә безгә Татарстанның Төрекмәнстандагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге актив ярдәм итә. 

Төрекмәнстанда РФ Сәүдә вәкиленең төп тезислары: 

  • Илләр арасындагы хезмәттәшлек кысаларында хәл тотрыклы рәвештә нейтраль булып кала. 
  • Төп проблема – илкүләм валютаны конвертацияләү, әмма дәүләт концерннары ихтыяҗлары өчен тендер барганда, бу очракларда ирекле-конвертацияләнгән валюта тәкъдим ителә, хәтта кайбер тендерлар да сумнарда күзәтелә.
  • Шәхси, азрак эре компанияләр исәп-хисаплар үткәргәндә  Дубай фирмаларын бик актив кулланалар, дирһәмнәр белән түлиләр. Кайбер Россия банкларының Берләшкән Гарәп Әмирлекләре банклары белән корреспондентлык мөнәсәбәтләре бар , бу доллардан акрынлап китүне чагылдыра. 
  • Шулай ук Россиянең Сәүдә вәкиллеге компанияләрнең рәсми сораулары буенча контрагентны тикшерә ала.
  • Без Татарстанның экспортка юнәлдерелгән компанияләрен Төрекмәнстан базарына чыгарга чакырабыз. 

Чыгышының ахырында Александр Елизаров сәнәгать, энергетика һәм төзелеш компанияләрен «ТӨРЕКМӘНСТАННЫҢ ТӨЗЕЛЕШЕ, СӘНӘГАТЕ, ЭНЕРГЕТИКАСЫ – 2023» күргәзмәсенә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International