«Армия 2023» форумында Татарстан беренче тапкыр һава суднолары агрегатларын һәм узелларын тоташтыруның җыю процессларын автоматлаштыру өчен Россиянең беренче эшләнмәсен тәкъдим итте

2023 елның 15 августы, сишәмбе

14 августта Мәскәү өлкәсендә «Армия-2023» Халыкара хәрби-патриотик форумы ачылды. Татарстан делегациясен ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкләде. Аның составына шулай ук Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да бар иде.

Чара дөньяның әйдәп баручы корал һәм хәрби техника күргәзмәсе, шулай ук РФ Кораллы Көчләре мәнфәгатьләрендә алдынгы идеяләр һәм эшләнмәләр мәйданчыгы булып тора.

Россия компанияләреннән тыш, форумда җиде дәүләттән 85 чит ил предприятиесе катнаша. Барлыгы 200дән артык техника үрнәге экспонат итеп куелган.

Татарстан стендында түбәндәгеләр тәкъдим ителгән:

  • медицина симуляция җиһазлары;
  • презентация материаллары;
  • корабларның макеты;
  • «Ак Барс» суднолар төзү компаниясе эшләнмәләре  һәм башка техника.

«ПРОМТЕХ-КАЗАНЬ» беренче тапкыр автоматлаштырылган колонна, лазер трекеры, клепаль автомат һәм бораулау машинасы нигезендә һава суднолары агрегатларын һәм узелларын тоташтыруның җыю процессын автоматлаштыру өчен Россия эшләнмәсен тәкъдим итте. Шулай ук дөнья лидерлары дәрәҗәсендә төгәллек белән позицияләп автоматлаштырылган колоннаның эш үрнәге дә тәкъдим ителгән. Бу серияле җитештерүне һәм һава судноларына ихтыяҗның артуын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Форумда Татарстан экспозициясе белән Россия оборона министры Сергей Шойгу һәм Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров та танышып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International