ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге Татарстан эшкуарлары һәм үзмәшгульләре продукциясен маркетплейсларда алга этәрү буенча «Promarkетплейс» укыту форум-марафоннарының яңа сериясен башлап җибәрә.
Чаралар онлайн форматта узачак. Барлыгы дүрт форум-марафон уздыру планлаштырыла:
Катнашучылар түбәндәге юнәлешләр буенча белем алачак:
Белемнәрне ныгыту өчен экспертлар реаль мисаллар нигезендә товар карточкасын анализлаячаклар, хаталарны чишәчәкләр һәм оптимизация үткәрәчәкләр. Укыту модульләрен узу һәм биремнәрне уңышлы үтәү нәтиҗәләре буенча марафонда катнашучылар электрон сертификат алачак.
Укуны Татарстан территориясендә теркәлгән, теләге булган һәркем уза ала.
Катнашу өчен МСП.РФ цифрлы платформасында «Региональ ярдәм чаралары» бүлегендә теркәлергә мөмкин, хезмәт: «Маркетплейсларда продукцияне алга этәрү буенча укыту форум-марафоннарына язылу».
Барлык кызыксындырган сораулар буенча телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: +7(843)524-90-90.