7 августтан 1 октябрьгә кадәр «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында «Иң яхшы остазлык практикасы» конкурсының Бөтенроссия этабы узачак . Гаризаларны төбәк этапларында җиңүче предприятиеләр бирә ала.
Конкурс кысаларында предприятиеләр көллиятләр һәм югары уку йортларыннан яшьләрне җәлеп итү буенча үз системаларын, предприятие эшенә яңа хезмәткәрләрне җәлеп итү методикаларын, зур стажлы яңа хезмәткәрләр һәм белгечләр арасында тәҗрибә алмашу практикаларын тәкъдим итәчәк.
Илкүләм проектта катнашучылар арасыннан җиңүчеләр өч номинациядә билгеләнәчәк:
Шулай ук 2023 елда илкүләм проект контурыннан тыш компанияләр өчен 2 махсус номинация кертелгән:
Конкурсның Бөтенроссия этабында катнашу өчен, төбәк этапларында җиңүче предприятиеләргә электрон почтага гариза җибәрергә кирәк: nastavnik.pro@economy.gov.ru. Хатка остазлык практикаларын тасвирлаучы материаллар, шулай ук, булган очракта, аңлатмалы материаллар: презентацияләр, видео һәм фотоларга сылтамалар һ.б. теркәргә кирәк.
Конкурсның төбәк этабы 10 майдан 29 июльгә кадәр узды. Татарстанның 14 компаниясе региональ этапта җиңүче һәм призер булды:
«Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруның алгарышлы технологияләре» номинациясендә – Татнефть-Пресскомпозит, Б.И. Тихомиров исемендәге Казан Гипронииавиапромы;
«Яшьләрнең һөнәри үсеше» номинациясендә – Казан вертолет заводы;
«Предприятиедә цифрлы инновацияләр» номинациясендә – А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы, А.С.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» ГАҖ филиалы;
«Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча остазлыкның иң яхшы практикалары» номинациясендә
– В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ «ТатНИПИнефть» институты, «Сетевая компания» АҖ филиалы Түбән Кама электр челтәрләре, ТАНЕКО, «Татнефть» ГАҖ җир асты скважиналарын ремонтлау идарәсе, «Кадрлар әзерләү үзәге – Татнефть» ӨҺБ ШМУ;
«Социаль өлкәдә остазлык» номинациясендә – «Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты» ӨҺБ ДАМУ, РФ халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре һөнәри берлегенең ТРда төбәк оешмасы, «Әлмәт политехник техникумы» ДАҺБУ, «Татэнерго» АҖ филиалы – Зәй ГРЭСы.