4 августта А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводында 03830 проекты буенча су асты канатларында эшләнгән «Метеор - 2020» тиз йөрешле пассажир суңносын ТР Флотына тапшыру һәм суга төшерү тантанасы булды, аңа «Муса Җәлил» исеме бирелгән. Чарада Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
«Әлеге проектны тормышка ашыруда катнашкан барлык профессионаллар командасына үз рәхмәтемне белдерәсем килә. Сезнең осталыгыгыз, тәҗрибәгез һәм үз эшегезгә тугрылыгыгыз без горурлана алырлык кораб булдырырга мөмкинлек бирде!» – диде Олег Коробченко.
Су асты канатларында йөри торган «Метеор - 2020» пассажир суднолары «Си Тех» проект бюросы тарафыннан эшләнгән, булган метеорлар белән чагыштырганда аларның берникадәр өстенлекле яклары бар һәм уңайлылыгы һәм ышанычлылыгы буенча барлык халыкара таләпләргә җавап бирәләр.
Экипаж әгъзаларының эш һәм ял итү өчен функциональ зонага, шулай ук рейслар башкарганда пассажирларның яшәү шартларын яхшыртуга аерым игътибар бирелгән. 120 пассажирга исәпләнгән иркен салон уңайлы креслолар, WI-FI ярдәмендә мультимедия контентына керү, багаж бүлеге, кул йөге өчен ябык киштәләр белән җиһазландырылган. Суднода шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән пассажирларны йөртү өчен, сабыйлары булган аналар өчен бөтен шартлар да бар.