4 августта Казанда Форель Закирович Тинчурин исемендә яңа 110 кВ Азино подстанциясен тантаналы рәвештә ачу булды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, Сетевой компаниясе генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар катнашты.
Подстанция бинасы фасадында 1976-1994 елларда Мәскәү энергетика институтының Казан филиалы директоры булган Форель Закирович Тинчурин хөрмәтенә мемориаль такта урнашкан.
Кунакларга сервер, электр калканы, заманча җиһазлар, релейкалар залы һәм башка эш урыннары күрсәтелде. Шулай ук алар 110 кв ябык бүлү пункты җиһазлары эше белән дә таныштылар.
Алексей Песошин ассызыклаганча, яңа энергоообъект 35 елга якын файдалануда булган һәм ул вакытта әле үсеш ала гына башлаган Азино микрорайонын энергия белән тәэмин итү өчен билгеләнгән 110 кВ Азино ябык подстанциясен алыштыру өчен кертелгән. Халык күпләп яшәгән микрорайон өчен мөһим һәм подстанциянең көч трансформаторлары ышанычлы рәвештә тавыштан саклый, тышкы мохит тәэсиреннән тулысынча якланган, экологик һәм җиһазларны эксплуатацияләү куркынычсызлыгын тәэмин итәләр. Биредә авариялелекне киметүгә һәм кулланучыларны өзлексез электр белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән күп кенә техник чишелешләр кулланыла.
Бүген Азинода йөзләгән торак йортлар һәм дистәләгән социаль әһәмиятле оешмалар һәм предприятиеләр бар, бу подстанция җиһазларын модернизацияләүне таләп иткән. Подстанцияне файдалануга тапшыру ышанычлылыкны арттырачак, микрорайонны электр белән тәэмин итү сыйфатын яхшыртачак һәм республиканың энергия иминлеген тагын да ныгытуга хезмәт итәчәк.