Бу хакта 1 августтаТатарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә узган онлайн очрашуда Россия Федерациясенең Венгриядәге сәүдә вәкиле Сергей Безруков хәбәр итте. Очрашуда Татарстанның 30дан артык компаниясе катнашты.
«Венгрия индустриаль ил, гомумевропа системасына интеграцияләнгән, хәзерге вакытта аның төп тармагы булып автосәнәгать тора, - диде Россия Федерациясенең Венгриядәге Сәүдә вәкиле. - Дәүләт территориясендә 5 автозавод һәм 300дән артык автомобиль компонентлары җитештерүче предприятиеләр бар. Автосәнәгать ил экспортының 20% алып тора һәм бу күрсәткеч үсәчәк кенә.
Онлайн-очрашуда Россиянең 2022 ел нәтиҗәләре буенча Венгриянең тышкы сәүдә партнерлары илләренең топ 10 исемлегенә керүен билгеләп үттеләр.
Онлайн-очрашу барышында Сергей Безруковның төп тезислары:
Ул өстәп әйткәнчә, хәзер дәүләт базарының перспективалы өлкәләре булып түбәндәгеләр тора:
Россиянең Венгрия сәүдәсендә төп экспорт позицияләре булып түбәндәгеләр тора:
2024 елда Венгриянең төп күргәзмә-ярминкә чаралары календаре:
«Без бер-беребезгә карата кызыксынуны югалтмыйбыз һәм Венгрия белән хезмәттәшлекне гамәлгә ашырганда Россия предприятиеләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер», - диде Сергей Безруков.