Kazan Digital Week-2023 Халыкара форумында «IT-Лидер» конкурсы узачак

2023 елның 1 августы, сишәмбе

20-23 сентябрьдә Казанда Kazan Digital Week Халыкара форумы узачак. Форум кысаларында «IT-Лидер» ИТ-чишелешләр конкурсы узачак.

Конкурсның максаты – форумның тематик юнәлешләре белән бәйле профильле ИТ-чишелешләрне ачыклау һәм популярлаштыру.

Конкурста катнашу түбәндәге мөмкинлекләрне бирәчәк:

  • форум тематикасы белән бәйле өлкәләрне цифрлаштыруда файдалы ИТ-чишелешләр базасын формалаштыру;
  • эштә кулланыла торган икътисадның төрле тармакларыннан булган инновацион чишелешләр турында хакимият һәм бизнес органнары вәкилләренә хәбәр итү;
  • Россия ИТ-системаларын эшләүчеләргә үз продуктларын алга этәрүдә ярдәм итү.

Номинацияләр:

  • «ИТС буенча лидер ИТ-компания»;
  • «Дәүләт идарәсен цифрлаштыруда лидер ИТ-компания»;
  • «Цифрлы индустрия 4.0 буенча лидер ИТ-компания»;
  • «Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләрдә лидер ИТ-компания»;
  • «Кибер куркынычсызлык буенча лидер ИТ-компания»;
  • «Финтехта лидер ИТ-компания»;
  • «Мәдәниятне цифрлаштыруда лидер ИТ-компания»;
  • «Мәгарифне цифрлаштыруда лидер ИТ-компания»;
  • «Медицинаны цифрлаштыруда лидер ИТ-компания»;
  • «Авыл хуҗалыгын цифрлаштыруда лидер ИТ-компания»
  • «Гомуми системалы ИТ- лидер».

Катнашучы төрле номинацияләрдә бер ИТ-чишелеш буенча гариза бирә ала, шул ук вакытта бер чишелеш бер генә номинациядә бирелә.

Конкурс җиңүчеләре җиңүче сертификатлары һәм истәлекле статуэтка ала.

Конкурста катнашу – бушлай.

Гаризалар 25 августка кадәр электрон рәвештә  сылтама буенча махсус формада кабул ителә.

Барлык килеп туган сораулар буенча телефон аша мөрәҗәгать итәргә: +7 (927) 037 80 61

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International