«Сәүдә вәкиле белән бер сәгать»: ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Венгриядә РФ Сәүдә вәкиле белән очрашу оештыра

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

1 август көнне 10:30 сәгатьтә Россия Федерациясенең Венгриядәге Сәүдә вәкиле   Безруков Сергей Александрович белән онлайн-очрашу узачак.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы кызыксынган затларны видеоконференция форматында катнашырга чакыра.

Очрашуда Венгрия-Россия икътисадый мөнәсәбәтләренең агымдагы торышы, хезмәттәшлекнең актуаль һәм перспективалы юнәлешләре турында фикер алышу планлаштырыла.

Катнашучылар турында мәгълүмат һәм фикер алышу өчен сораулар  Renata.S@tatar.ruпочта адресына кабул ителә.

Телефон: +7 (843) 567 36 87

Шулай ук »Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» түбәндәге видеоконференцияләр дә планлаштырылган:

  • Болгария Республикасы (9 август);
  • Төрекмәнстан (18 август);
  • Швейцария (29 август);
  • Казахстан Республикасы (6 сентябрь);
  • Беларусь Республикасы (12 сентябрь).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International