Татарстан делегациясе Әзербәйҗан Республикасында булды

2023 елның 31 июле, дүшәмбе

Татарстан предприятиеләре республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер  җитәкчелегендә уздырылган эш визиты кысаларында Әзербәйҗан Республикасында булдылар.

Делегация составына Татарстанның химия, нефть химиясе, машина төзелеше һәм энергетика компанияләре керде.

«Татарстан предприятиеләре хәзерге вакытта Әзербәйҗан предприятиеләре белән актив эш алып бара, – диде Герман Лернер. – Әзербәйҗан белән Татарстанның үзара файдалы элемтәләре өлешендә машина төзелеше, нефть-газ химиясе, энергетика, медицина һәм башка тармакларда уңышлы хезмәттәшлек җайга салынган».

Ул шулай ук, 2022 елда Татарстан белән Әзербәйҗан арасында тышкы сәүдә әйләнеше узган ел белән чагыштырганда 2 тапкырга диярлек арткан, дип өстәде.

Мәсәлән, «Химград» технополисы Россия компанияләренең җитештерүләрен Әзербәйҗан Республикасы территориясендә локальләштерү өчен билгеләнгән индустриаль парк ачу мөмкинлеген карый.
Проект әзер сәнәгать инфраструктурасы, салым ташламалары һәм Әзербәйҗан законнарында каралган резидентлар өчен преференцияләр белән индустриаль парк булдыруны күздә тота.

Шулай ук эш визиты кысаларында түбәндәгеләр белән дә очрашулар булды:

  • Сумкает сәнәгать паркында икътисадый зоналарны үстерү агентлыгы идарәсе рәисе Эльшад Нуриев белән  (компанияләр үзләрен кызыксындырган мәсьәләләр, шул исәптән салым ташламалары, сертификация, логистика, чимал сатып алу, ташламалы кредит бирү проблемалары һ.б. турында фикер алыша алдылар);
  • «Алят» ирекле икътисад зонасы идарәсе рәисе Валех Алескеров  белән (ИИЗ үзенчәлеге шунда ки, преференцияләрнең киңәйтелгән даирәсен алуның төп шарты – җитештерелгән продукциянең 75%ын экспортлау);

Әзербәйҗан Республикасы Экспорт һәм инвестицияләрне хуплау агентлыгының  AZPROMO башкарма директоры  Юсиф Абдуллаев белән (компанияләр Әзербәйҗанда түләүләр һәм счетлар ачу ягыннан таныша һәм кызыксындырган сораулар бирә алдылар).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International