А.И.Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университетында «Профессионаллар 2023» һөнәри осталык чемпионаты кысаларында сайлап алу ярышлары узган.
Ярышларда Татарстан Республикасы студентлары катнашты. Чемпионат барышында конкурсантлар предприятие хезмәткәрләре тарый торган җитештерү биремнәрен үтәгәннәр.
Ярышларда Татарстан Республикасы студентлары катнашты. Чемпионат барышында конкурсантлар предприятие хезмәткәрләре тарый торган җитештерү биремнәрен үтәгәннәр.
«Җимерми торган контроль (юниорлар)» компетенциясендә 3 дәрәҗә дипломга Сәлахов Рафаэль ия булган, «Космик системалар инженериясе» компетенциясендә Бикбулатов Тимур, Галиев Мөнир һәм Данилов Михаил составындагы Татарстан Республикасы командасы 3 урынны алган.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Санкт-Петербургтагы вәкиле Шамил Шәяхмәтов балаларны призлы урыннары белән котлаган.
Чемпионатның төп аермасы булып студентларда һәм укытучыларда яңа компетенцияләр формалаштыру, шулай ук ярышларга җәлеп ителгән конкурсантлар һәм экспертлар, волонтерлар, эш бирүчеләр вәкилләре һәм ватан җиһазлары җитештерүчеләр санын арттыру хисабына ил сәнәгатен импортны алмаштыруга һәм яңадан эшләтеп җибәрүгә юнәлеш бирү тора.