«ТЭМПО» төркеменә кергән «ТЭМПО-Метиз» компаниясе Чаллыда югары сыйфатлы саморезлар җитештерү буенча яңа цех ачты. Производствоны булдыруга инвестицияләр 300 млн сумнан артып китә, шуларның 137 млн сумын «Үсеш проектлары» программасы буенча ташламалы заем рәвешендә Сәнәгатьне үстерү фонды (СҮФ) бирә.
Компания югары сыйфатлы коррозиягә чыдам материаллардан ясалган цинк-ламель япма рәвешендә саклагыч катламлы тулы цикллы саморезлар җитештерә башлый. Тулы куәтенә чыкканнан соң, предприятие елына 9 мең тонна әзер әйберләр чыгарырга планлаштыра.
Крепеж элементлары йөк автомобильләре кабинасының интерьер детальләрендә кулланыла. Продукциянең төп заказчысы булып крепеж машина төзелеше базарының сәүдә компанияләре тора, шулай ук заказчылар сыйфатында машина төзелеше предприятиеләре, шул исәптән «КАМАЗ» карала.
«СҮФ заемы тиз арада җиһазлар сатып алырга һәм заманча югары технологияле җитештерүне башларга мөмкинлек бирде. Саморезлар җитештергәндә, без заманча уеп ясау технологиясен кулланабыз. Ул йомычка калдырмый, бу җитештерүчәнлекне һәм икътисадый нәтиҗәлелекне арттыра. Цинк-ламель катламын куллану детальләрне эксплуатацияләүнең дәвамлылыгын һәм сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирә», – дип сөйләде «ТЭМПО-Метиз» ҖЧҖ генераль директоры Темури Горгиладзе.
СҮФ кредиты акчасына предприятие заманча җиһазлар сатып алган: әзерлекләр ясау һәм уеп ясау өчен станоклар, әйберләрне катырту өчен линияләр, цинк-ламель белән каплау җайланмасы, шулай ук катыргы тартмаларга төрү буенча линия.
Яңа производствоны эшләтеп җибәрү, компания бәяләвенчә, Россия базарында төзелеш-көнкүреш саморезларының импорт өлешен якынча 5% киметергә ярдәм итәчәк.
Яңа цех ачылу 45 югары җитештерүчән эш урыны булдырырга мөмкинлек биргән. Заводның гомуми хезмәткәрләре саны 246 кеше тәшкил итә.
2022 елның августында предприятие елына 13,5 мең тонна эшләнмә – саморезлар җитештерүне 50% кадәр арттыру өчен Сәнәгатьне үстерү фондыннан 148 млн сум күләмендә тагын бер заем алган.