«Россия» акционерлык банкы» Татарстанның «ЭНЭЛТ» проектларын 4 млрд сумга финанслаячак

2023 елның 11 июле, сишәмбе

«Иннопром-2023» халыкара күргәзмәсендә Татарстан стендында  «Россия» акционерлык банкы һәм «ЭНЭЛТ» төркеме арасында килешү имзаланды (өзлексез электр белән тәэмин итү системалары өлкәсендә алдынгы чишелешләр тәкъдим итә). Тантанада Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко катнашты.

Килешү проектларны 4 млрд сумга финанслауны күздә тота.

Документка банкның рәис урынбасары Александр Шаленков һәм «Группа ЭНЭЛТ» ҖЧҖ генераль директоры Алексей Кремер кул куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International