Татарстанда метан автопаркын күп тапкырлар арттырачаклар

2023 елның 5 июле, чәршәмбе

5 июльдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – республика Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гафаров рәислегендә ведомствоара эшче төркем утырышы булып узды. Утырышта газ-мотор ягулыгын куллануны киңәйтү буенча республика планнары турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев та катнашты.

Гамәлдәге ягулык салу инфраструктурасын һәм челтәрне алга таба үстерү буенча планнарны исәпкә алып, төбәк үз алдына экологик автопаркны күп тапкыр арттыру бурычын куя. 2023 елда Татарстанда транспортны газ-мотор ягулыгына күчерү өчен 122 млн сум каралган. Шуларның 49 миллионы – республика бюджетыннан. Моннан тыш, 2023-2024 елларда җәмәгать транспортын яңарту буенча федераль программалар кысаларында газ-мотор ягулыгында 100 дән артык автобус сатып алу планлаштырыла.

Метан транспорты өлешен арттыру ягыннан Татарстан хакимияте «Халык ягулыгы» проектында катнашуны перспективалы дип саный.

Бүгенге көндә Татарстан Россиядә иң үсеш алган газ ягулык салу челтәрләренең берсенә ия. Төбәктә автомобильгә газ тутыручы компрессор станцияләре саны 50гә якынлаша. Аларның 27се «Газпром газ-мотор ягулыгы»ныкы, тагын ике объект франчайзинг схемасы буенча эшли. 2023 елда компания Алабуга муниципаль районында М-7 «Идел» трассасында яңа АГНКС кертүне планлаштыра. 2024-2025 елларда шулай ук М-7 «Идел» һәм М-12 «Мәскәү - Түбән Новгород - Казан» федераль трассаларында тагын өч проектны гамәлгә ашыру мөмкинлеге карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International