Татарстан «Иннопром-2023» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашачак

2023 елның 5 июле, чәршәмбе

10-13 июльдә Екатеринбургта «Иннопром-2023» халыкара сәнәгать күргәзмәсе узачак. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы республика күргәзмәсенең бердәм экспозициясен оештыра.

ИННОПРОМ-2023 төп темасы – «Тотрыклы җитештерү: яңарту стратегияләре».

Күргәзмәгә барлыгы 35тән артык Татарстан компаниясе – «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе, Казан вертолет заводы, РариТЭК-Холдинг, Татлифт, Промэнерго, Энергоразвитие, КЭР-Холдинг, Kama Tyres һәм башкалар заявка биргән.

Компанияләр күрсәтәчәк:

  • суднолар төзү техникасын һәм очу аппараты моделен;
  • ИТ-технологияләрне;
  • технологик җиһазларны;
  • заряд станцияләрен һ. б.

Күргәзмә турында тулырак мәгълүматны сайтта карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International