Суга тантаналы рәвештә кечкенә ракета корабы «Туча» төшерелде

2023 елның 30 июне, җомга

30 июньдә А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводында 22800 проектының кечкенә ракета корабы суга тантаналы рәвештә төшерелде, аңа Россия Хәрби-Диңгез флоты баш командующиеның боерыгы белән «Туча» исеме бирелде. Кораб Кара диңгез флотына бу ел дәвамында керәчәк. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов катнашты.

«Туча» корабы — 22800 «Каракурт» проектының беренче корабы, ул тулысынча Горький исемендәге Зеленодольск заводында җыелган.

 

Эшләп чыгаручы мәгълүматларына ярашлы рәвештә, 22800 проектының кече ракета кораблары Россия Хәрби-диңгез флотының якын диңгез зонасының күп максатлы ракета-артиллерия кораблары булып тора, өченче ранг корабларына карый. Перспективалы проектның үзенчәлеге шунда ки, 870 тонна суны күчерә торган һәм берничә типтагы идарә ителә торган ракеталарны үз эченә алган кораллану комплексы булган әлеге кораблар, куелган хәрби бурычларга бәйле рәвештә, мөстәкыйль яки корабль төркемнәре составында эшли алачак.

Тантаналы чара барышында шулай ук Россия флоты өчен корабльләр һәм суднолар төзү һәм тапшыруга зур өлеш керткән завод хезмәткәрләрен бүләкләү булды.

Моннан тыш, Россия Хәрби-Диңгез Флоты ДК Корабль төзү идарәсе җитәкчесе «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе генераль директорына Россия Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны хәл итүдә ярдәм күрсәткәне өчен РФ Оборона министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International