Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «Җитештерүчәнлек 360» форумы буенча киңәшмәдә хәбәр итте. Аны Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гафаров уздырды.
Олег Коробченко Казанда 20-21 июльдә узачак «Җитештерүчәнлек 360» V Федераль форумының эш программасы турында сөйләде.
Форумның тематикасы актуаль көн тәртибенә – бизнес үсеше өчен иң нәтиҗәле коралларны кертүгә, җитештерү күләмнәрен арттыруга багышлана.
«Чара мәйданчыгында үз нәтиҗәлелеген исбатлаган, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру тәҗрибәсен тиражларга мөмкин һәм кирәк булган лидер компанияләр җыелачак», – диде Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы. – «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыручы Россия Федерациясенең 85 субъектыннан 1000нән артык катнашучы, 70ләп спикер, 20дән артык эшлекле чара көтелә.
Олег Коробченко бүгенге көнгә форумда катнашу өчен 975 гариза килүе турында әйтте. Гаризалар кабул итү дәвам итә.
Форумның беренче көнендә катнашучыларны «Сакчыл технологияләр – икътисадый тренд» темасына пленар утырыш, 12 панель сессиясе, «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын тормышка ашыруда иң күренекле нәтиҗәләргә ирешкән региональ компетенция үзәкләрен һәм предприятиеләрне бүләкләү тантанасы көтә.
Һәр сессиядә Россиянең әйдәп баручы идарәчеләре чикләүләр шартларында бизнесны үзгәртүгә нәтиҗә ясаячак һәм нинди чишелешләрнең аларны җиңәргә ярдәм итүе турында сөйләячәк.
Форумның икенче көнендә илкүләм проектта катнашучы предприятиеләргә бару планлаштырыла, алар сакчыл җитештерү культурасын кертү буенча уңышлы тәҗрибә белән генә уртаклашып калмыйча, кунакларны үзләре җитештергән продукция белән дә таныштырачак. Шулай ук илкүләм проектта катнашучы төбәкләрнең матбугат секретарьлары өчен сессияләр һәм төбәк үзәкләре өчен укыту чаралары сериясе планлаштырыла.
Чара турында бөтен мәгълүматны сайтта табарга һәм теркәлергә мөмкин.
Алдан теркәлү буенча катнашу – бушлай.