Нәфис Косметикс сыек кер юу чаралары линиясендә әзер продукция җитештерүне 49% дәрәҗәсендә арттырган

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашу һәм федераль компетенцияләр үзәге экспертлары ярдәме белән Нәфис Косметикс ярты ел эчендә сыек кер юу чаралары җитештерү линиясендә әзер продукция җитештерүне 49% дәрәҗәсендә арттырган. Шулай ук смесь әзерләү, савыт чыгару һәм продуктны агызу участокларын үз эченә алган сынау линиясендә төп күрсәткечләр яхшыртылган, сакчыл җитештерү принциплары кертелгән һәм персонал өйрәтелгән:

  • сыек юу чаралары өчен катнашманы әзерләү вакыты 38% кимегән;
  • техник контроль үтмәгән капкачлар саны 67% кимегән.

Персоналны укыту мөһим юнәлеш булып тора, аны 102 кеше узган. Киләчәктә укытылган хезмәткәрләр үз белемнәрен коллегаларына тапшырачаклар: агымдагы ел ахырына кадәр тагын 400дән артык кешене укыту планлаштырыла, ә 2025 елга Нәфис Косметиксның барлык хезмәткәрләренең яртысы диярлек укытылачак.

Компания илкүләм проектка 2022 ел ахырында кушылган, эш федераль компетенцияләр үзәге экспертлары белән берлектә алып барылган. Төрле этапларда процессларны диагностикалау нәтиҗәле аналитика һәм проблеманы хәл итү юлларын эзләү коралларын кулланып башкарыла, алар арасында карталаштыру, спагетти диаграммасы, Таити Оно, «5 почему», FMEA һәм башкалар.

Җитештерүчәнлек үсеше өчен барлыгы 20дән артык юнәлеш ачыкланган, беренче чиратта эчке резервларны эзләү һәм ныгыту хисабына. Мәсәлән, комплекслы алым кысаларында җиһазлар эше оптимальләштерелгән, продукт җитештерү участогының эргономикасы яхшыртылган, төркемләп төрү участогында «елгалар» һәм тоткычлар көйләнгән, әзер продукция агызу участогында персонал эше стандартлаштырылган, пневмопочта булдырылган һ.б.

Өстәвенә, 2022 ел нәтиҗәләре буенча Нәфис Косметикста хезмәт җитештерүчәнлеге 15% дәрәҗәсендә арткан.

Шулай ук искә төшерәбез, 20-21 июльдә Казанда «Җитештерүчәнлек 360» V Федераль форумы узачак.

Форумда катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International