Татарстаннан «Иң яхшы яшь сәнәгатьче» өчен тавыш бирегез!

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

Премия сайтында «Иң яхшы яшь сәнәгатьче» өчен халык тавыш бирүе башланды.

Татарстан компанияләренең 5 җитәкчесе «Елның яшь сәнәгатьчесе» II Бөтенроссия премиясенең ТОП-100 исемлегенә кергән

  • Никита Мартелов – ДМЭнерджи генераль директоры, «Амкор» фәнни-җитештерү берләшмәсе, Амкор ГмбХа;
  • Дмитрий Айдуганов –  Инженер-җитештерү үзәген үстерү буенча директор урынбасары;
  • Искәндәр Зәетов – Казанның 2 нче икмәк заводы генераль директоры;
  • Тимур Гарифуллин – милекче, Кама-Энергетика генераль директоры;
  • Дмитрий Корнышков-Мурин –  СпецЭлектроМонтаж хуҗасы.

Тавыш бирү 7 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда һәр кеше (бер IP-адрестан) 47 катнашучы төбәкнең һәрберсендә бер тапкыр үз тавышын бирә алачак.

Моның өчен:

  • Сайтка керергә
  • Төбәкне сайларга
  • «Тавыш бирү» төймәсенә басарга һәм лауреат өчен тавыш бирергә

 Нәтиҗәләр 11 июльдә премиянең тантаналы финалында игълан ителәчәк. Барлык теләүчеләрне тавыш бирүдә катнашырга һәм лауреатларга ярдәм итәргә чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International