Бу хакта 23 июньдә узган онлайн очрашу вакытында РФнең Германия Федератив Республикасындагы сәүдә вәкиле Андрей Соболев хәбәр итте, чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендә узды. Очрашуда Татарстанның 40тан артык компаниясе катнашты.
Сәүдә вәкиле ГФРның икътисадый хәле, агымдагы шартларда тышкы икътисадый эшчәнлек алып бару шартлары турында сөйләде. Шулай ук очрашуда Германия белән сәүдәнең юридик аспектлары, килеп туган проблемаларны хәл итү практикасы һәм Россия-ФРГ транспорт-логистик багланыш мөмкинлекләре дә күтәрелде.
«Бер елдан артык Россия Федерациясе яңа чынбарлыкта эш алып барса да, экспорт проектларын уңышлы гамәлгә ашыруның принципиаль мөмкинлеге саклана. Европада энергия чыганакларына бәяләр артуы һәркемгә билгеле», – диде Германиядәге РФ Сәүдә вәкиле. Бу «аралаш» продукцияне җиткерү чылбырындагы хәлне тагын да кискенләштерде, бөтен сәнәгать продукциясенә бәяләр артуга һәм илдә сәнәгать җитештерүенең төшүенә китерде».
Онлайн-очрашуда шулай ук 28 июньдә Германиядә РФ Сәүдә вәкиллеге тарафыннан ике якның да эшкуарлары белән балык сәнәгате тематикасы буенча онлайн бизнес-миссия планлаштырылуы турында хәбәр иттеләр.
Өстәвенә, «Сәүдә вәкиле белән бер сәгать»нең түбәндәге видеоконференцияләре планлаштырылган:
18 июль – Әзербәйҗан Республикасы;
25 июль – Үзбәкстан Республикасы;
1 август – Венгрия;
9 август – Болгария Республикасы.