Бу хакта 20 июньдә ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов Татарстан Республикасы делегациясенең XXVI Петербург халыкара икътисадый форумында катнашу нәтиҗәләре турындагы брифингта хәбәр итте.
ТР Сәнәгать министрлыгы республика Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендә форум чараларын әзерләүдә һәм үткәрүдә, аерым алганда, республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның төбәк башлыклары белән өч очрашуында һәм алты килешү имзалау чарасында актив катнашты.
Хезмәттәшлек турында килешүләрне Татарстан һәм Ставрополь крае, Смоленск өлкәсе һәм Тыва Республикасы имзаладылар.
Мордовия, Новгород, Ульяновск, Ленинград, Әстерхан, Вологда, Тамбов өлкәләре, Башкортстан һәм Карелия Республикалары җитәкчелеге һәм хөкүмәт вәкилләре белән берничә очрашу узды. Инвестицияләрне үзара җәлеп итү, технологияләр трансферы, үзара файдалы хезмәттәшлек перспективалары, үзара тәэмин итү һәм өстенлекле проектлар буенча кооперацияне үстерү мәсьәләләре тикшерелде.
«Ленинград өлкәсе хөкүмәте белән Татарстанга бизнес-миссия турында килештек, – диде Родион Карпов. – Сүз уңаеннан, безнең республиканың Санкт-Петербургтагы вәкиллегенең актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә, Татарстанга быелның 1 кварталында гына да 1 млрд сумга якын инвестицияләр җәлеп ителде».
«РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән очрашуда сәнәгать тармакларын алга таба үстерү һәм республика предприятиеләренә ярдәм чаралары турында фикер алыштылар, – диде Родион Карпов. – 2022 елда Татарстан сәнәгатенә 73 млрд сумнан артык дәүләт ярдәме күрсәтелгән, шул исәптән СҮФ программалары буенча да. Быелның 4 аенда сәнәгать секторы предприятиеләре федераль бюджеттан 24 млрд сумнан артык ярдәм алдылар».
Форум кырында халыкара партнерлар белән дә килешүләр төзелде.
Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы катнашында Россия-Әмирлек эшлекле советы белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
«Без Татарстан продукциясен, аерым алганда, нефть-газ җиһазларын, Согуд Гарәбстаны, Катар, Кувейт һәм башкалар кебек Якын Көнчыгыш илләре базарларына чыгару турында килештек. Алар безнең производстволарны МИЗ урнаштыру өчен шартлар тудырырга әзер», – диде Родион Карпов. Ул шулай ук Швейцария делегациясе белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзелүен дә хәбәр итте.