Татарстан компанияләренең 5 җитәкчесе «Елның яшь сәнәгатьчесе» II Бөтенроссия премиясенең ТОП-100 исемлегенә кергән

2023 елның 14 июне, чәршәмбе

Россиянең 47 төбәгеннән предприятие җитәкчеләре җиңүгә йөз тотучылар арасына эләккән. Беренче сайлап алу этабынан соң лидер-төбәкләр булып түбәндәгеләр тора: беренче урында – Мәскәү өлкәсе – 19 лауреат, икенче урында – Татарстан һәм өченче урында – Чиләбе өлкәсе.

Татарстаннан топ-100 исемлегенә түбәндәгеләр кергән:

Никита Мартелов – ДМЭнерджи генераль директоры, «Амкор» фәнни-җитештерү берләшмәсе, Амкор ГмбХа;

Дмитрий Айдуганов –  Инженер-җитештерү үзәген үстерү буенча директор урынбасары;

Искәндәр Зәетов – Казанның 2 нче икмәк заводы генераль директоры;

Тимур Гарифуллин – милекче, Кама-Энергетика генераль директоры;

Дмитрий Корнышков-Мурин –  СпецЭлектроМонтаж хуҗасы.

Бу юлы конкурска 600гә якын гариза килгән, ә узган ел 400гә якын булган. Беренче сайлап алу этабында «Елның яшь сәнәгатьчесе» II Бөтенроссия премиясенең 100 лауреатын РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең профессор-укытучылар составы комиссиясе билгеләгән. Комиссия критерийлар комплексы буенча проектларны бәяләгән, алар арасында: инновациялелек һәм технологик яңалык, икътисадый перспективалар, социаль әһәмиятлелек, катнашучының шәхси кертем күләме.

Киләсе этапта премиянең 10 җиңүчесен эксперт жюрие атаячак, аның составын Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары –  сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров ача. Экспертлар санына хакимият органнары вәкилләре, эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, иҗтимагый оешмаларның беренче затлары кертелгән.

«Бу юлы, халык арасында тавыш биреп, ТОП-100 арасыннан лидерны сайлау өчен, Премия сайтында   https://mprom.site беренче тапкыр ачык тавыш бирү оештырылачак. Бәлки, ул экспертлар жюрие сайлаган 10 җиңүченең берсе булыр, яки Премиянең башка катнашучысы булыр. Моннан тыш, өстәмә махсус номинацияләр булдырылды, аларда да җиңүчеләр булачак», – дип хәбәр итте проект җитәкчесе Мария Окулова.

Бүләкләү, традиция буенча, 2023 елның 11 июлендә Екатеринбургта ИННОПРОМ халыкара сәнәгать күргәзмәсендә узачак. Премия Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән «Яшь сәнәгатьчеләр клубы» төбәкара берлеге тарафыннан үткәрелә.

Еллык кереме 120 млн.сумнан 2 млрд.сумга кадәр һәм хезмәткәрләр саны 250 кешегә кадәр булган предприятиеләрнең милекчеләре, җитәкчеләре, баш инженерлары катнаша. Премиягә дәгъва итүченең яше – 40 яшькә кадәр.

Премиянең Оештыру комитеты: +7 (902) 78-78-888premiya.promyshlennikgoda@bk.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International