Татарстанның тукыма һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне һөнәри бәйрәм – тукыма һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм!
Сезнең тармак безнең республика икътисадының мөһим өлеше булып тора. Сез яңа эш урыннары булдыруга, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә һәм төбәкнең икътисадый тотрыклылыгын ныгытуга зур өлеш кертәсез.
Тармакның җитештерү мөмкинлекләре сыйфатлы, заманча һәм матур продукция булдырырга мөмкинлек бирә, ул исә безнең көнкүрешебезнең кирәкле өлеше генә түгел, ә модалы, популяр һәм экологик продукт та булып тора.
Сезнең һөнәрегез әһәмиятле һәм аңа ихтыяҗ зур. Татарстанның тегү фабрикалары кыска вакыт эчендә хәрби хезмәткәрләр өчен экипировка җитештерүне оештыра алды. Кайбер чит ил компанияләре китү сәбәпле, бүген үзебезнең илдә тукыма һәм җиңел сәнәгать тармагы иң перспективалысына әверелә.
Республиканың җиңел сәнәгать предприятиеләре 2023 елның гыйнвар-март айларында 1,9 млрд сумнан артык продукция җибәргән. Тукыма әйберләр җитештерүдә 663,5 млн сумлык продукция җибәрелгән.
Без Татарстан территориясендә Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә ихтыяҗ булган югары сыйфатлы продукция җитештерүче предприятиеләр эшләве белән горурланабыз. Сезнең эшегез югары квалификация, җаваплылык һәм иҗади караш таләп итә.
Сезгә яңадан яңа уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Сезнең хезмәтегез һәм профессионализмыгыз һәрвакыт танылу һәм ярдәм тапсын!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры
О.В. Коробченко