Зеленодольскта тагын бер «Метеор-2020» судносын тантаналы рәвештә суга төшерделәр

2023 елның 9 июне, җомга

9 июньдә А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводында су асты канатларында тиз йөрешле пассажир судносын суга төшерү чарасы булып узды. Бу инде Ханты-Манси автономияле округы өчен төбәкнең пассажирлар флотын реновацияләү программасы кысаларында төзелгән икенче кораб. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов катнашты.

Тантаналы чара Россия көнен бәйрәм итүгә багышланды.

Чара барышында хөрмәтле кунаклар заводчыларны котладылар һәм Россия флоты өчен кораблар һәм суднолар төзүгә һәм тапшыруга зур өлеш керткән производство алдынгыларын бүләкләделәр.

Предприятие традициясе буенча, корабның борыны турында шампан шешәсен вату хокукы "крестная мама" – Анна Зайцевага, цехның план-диспетчерлык бюросы җитәкчесенә бирелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүген без суга төшергән «Метеор-2020» – беренчесе генә түгел, ул – серияле теплоход, үзеннән алда чыкканнардан күпкә яхшырак. Аның үзенчәлекләре – уникаль. Бу корабларны төзү Россия гражданнар флотын яңарту буенча җитди, нәтиҗәле эшнең башы булды дип әйтергә була. Республика Хөкүмәте әлеге программаны гамәлгә ашыруда заводка теләктәшлек белдерә һәм киләчәктә дә сезнең предприятиегә ярдәм итәчәкбез» – диде, җыелган кешеләрне сәламләп, Родион Карпов.

Эшләүче («Си Тех» проект бюросы) мәгълүматлары нигезендә, «Метеор - 2020» суднолары уңайлылык һәм куркынычсызлык буенча барлык халыкара таләпләргә җавап бирә.

Модернизацияләнгән канат схемасы түбәндәгеләрне тәэмин итә:

  • дулкыннарда артык йөкләнешне киметә;
  • автомат рәвештә хәрәкәтне тотрыкландыру чараларыннан башка гына зур биеклектәге дулкыннарны җиңә;
  • канатларга чыгу вакыты азрак;
  • буйга чайкалуның амплитудасы азрак;
  • яр суы буйлап хәрәкәт итү яки җиһазландырылмаган ярга якынлашу өчен борын һәм арткы канатларны күтәртүне тормышка ашыруның гадилеге.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International