Хөрмәтле күргәзмә-ярминкә һәм конгресс эшчәнлеге профессионаллары!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәм – Бөтендөнья күргәзмәләр көне белән котлыйм!
Күргәзмә-ярминкә һәм конгресс эшчәнлеге төбәк һәм илкүләм икътисад үсешендә мөһим роль уйный. Инвестицияләр җәлеп итүнең һәм яңа проектларны алга сөрүнең төп коралы, базарда катнашучыларның нәтиҗәле, ә иң мөһиме – тере үзара эшчәнлеге өчен платформа буларак, күргәзмә индустриясе сәнәгатьнең стратегик бурычларын хәл итүгә ярдәм итә.
Бүген төп бурыч – сәнәгатьнең иминлеген ныгыту һәм Россия Федерациясенең технологик суверенитетын тәэмин итү, һәм күргәзмә кебек мөһим корал аны уңышлы башкарырга мөмкинлек бирә. Конгресс-күргәзмә чараларында катнашу ватан эшкуарларына конкурентлылык сәләтен арттырырга, яңа базарларга юнәлергә, шулай ук ил эчендә дә, халыкара дәрәҗәдә дә эшлекле мөнәсәбәтләр төзергә мөмкинлек бирә.
Күргәзмә индустриясе профессионалларын, шулай ук чараларны оештыруның барлык этапларында катнашкан белгечләрне Бөтендөнья күргәзмәләр көне белән чын күңелдән котлыйм. Илһам, яңа мөмкинлекләр һәм проектларны тормышка ашыруда уңышлар телим!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары —
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры
О.В. Коробченко