«Сәүдә вәкиле белән бер сәгать»

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

6 июньдә, 10:00 сәгатьтә, Сингапур Республикасында РФ Сәүдә вәкиле Бондаренко Михаил Борисович белән онлайн-очрашу узачак.

Михаил Бондаренко Сингапур белән хезмәттәшлекнең хәзерге торышы һәм мөмкинлекләре турында сөйләячәк.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы кызыксынган затларны видеоконференция форматында катнашырга чакыра.

Катнашучылар турында мәгълүмат һәм фикер алышу өчен сораулар  Renata.S@tatar.ruпочта адресына кабул ителә.

Барлык сораулар буенча мөрәҗәгать итү өчен: +7(843)-567-36-87

Шулай ук «Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» түбәндәге видеоконференцияләр дә планлаштырылган:

  • 14 июнь - Бразилия;
  • 23 июнь - Германия.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International