1 июньдә Казанның елга портында тантаналы рәвештә «Татарстан Республикасы флоты» суднолар компаниясенә тиз йөрешле «Михаил Девятаев» «Метеор-2020» пассажирлар судносы һәм А217-1 пассажирлар судносы тапшырылды. Тантанада республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Чарада шулай ук Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевның улы Александр Девятаев та бар иде.
Александр Девятаев 66 ел элек бу причалда гаиләнең әтиләрен рейстан ничек көтеп алулары турында сөйләде. Ул Михаил Девятаевның беренче завод «Метеоры»ның капитаны булуы турында искә төшерде.
Рөстәм Миңнеханов Горький исемендәге Зеленодольск заводы коллективына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың транспорт комплексы үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Рәисе рәхмәтен тапшырды.