«Без Татарстан бизнесына һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәкбез һәм Индонезия предприятиеләре белән элемтәләр урнаштыруда булышырбыз»

2023 елның 31 мае, чәршәмбе

Бу хакта Индонезия Республикасында РФ Сәүдә вәкиле Александр Свинин Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендәТатарстан компанияләре белән узган онлайн-очрашуда хәбәр итте.  Онлайн-очрашуда Татарстанның 30дан артык компаниясе катнашты.

«Татарстан Республикасының чыннан да алдынгы тәҗрибәсе бар һәм без, Россиянең Индонезиядәге Сәүдә вәкиллеге буларак, Татарстан бизнесына һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәкбез һәм Индонезия предприятиеләре белән элемтәләр урнаштыруда булышырбыз», – диде Александр Свинин.

РФнең Индонезиядәге сәүдә вәкиле шулай ук Татарстанның Индонезия белән хезмәттәшлек итү өчен төп өстенлеге булуын да билгеләп үтте.

«Индонезия – мөселман иле һәм Татарстан бу илнең бизнес-даирәләрендә билгеле, сезнең турында яхшы фикерләр әйтәләр», – диде Александр Свинин.

Индонезия Республикасы АСЕАН илләре составына керә һәм 2010 елдан алар ирекле сәүдә өчен бердәм базар булып тора. Көньяк-Көнчыгыш Азия базарына кергәч, Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре берләшмәсенең барлык илләре белән эшләү мөмкинлеген алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International