31 майда ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды «Экспорт профессионаллары» темасына түгәрәк өстәл үткәрәчәк

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

10:00 сәгатьтә Казанда Эшкуар йортында «Экспорт профессионаллары» темасына түгәрәк өстәл узачак. Аны «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге үткәрәчәк.

«Экспорт профессионаллары»  сервисы – B2B-хезмәтләр маркетплейсы, аның ярдәмендә Россия компанияләре партнер эзләүдән алып таможня рәсмиләштерүенә кадәр – төрле юнәлешләр буенча экспорт мәсьәләләрен хәл итү өчен квалификацияле белгечләр таба ала.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар сервис, аның өстенлекләре, түләүле, бушлай хезмәтләр, шулай ук сервиста дәүләт ярдәме белән хезмәтләр турында җентекләбрәк белә алачак. Шулай ук экспортчының шәхси кабинетында да эш күрсәтәчәкләр.

Татарстанның кече һәм урта эшкуарлык субъектлары чарада катнашу өчен чакырыла.

Әлеге сылтама буенча 30 майда 17:00 сәгатькә кадәр теркәлергә мөмкин: https://forms.yandex.ru/cloud/646b5603c769f12fdd9bce19/ .
Тулырак мәгълүматны +7 (843) 222-90-60 (өст. 279) телефоны буенча алырга мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International