Kazan Digital Week - 2023 халыкара форумы алдыннан «Цифрлы индустрия 4.0» вебинары узачак

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

25 майда «Цифрлы индустрия 4.0. It чишелешен ничек сайларга. Цифрлы инициативаларга дәүләт ярдәме чаралары»  юнәлеше буенча вебинар узачак.

Компаниянең цифрлы технологияләрен җитештерүгә кертү һәм идарә итү процесслары компаниянең озак вакытлы перспективада эшчәнлеген тәэмин итү өчен мөһим.

Вебинарда спикерлар предприятиеләрнең ИТ чишелешләрен эзләү, сайлау һәм кертү проблемалары, ИТ чишелешләрен/эшләүчене сайлау критерийлары, шулай ук ИТ чишелешләрен кертү өчен гамәлдәге ярдәм чаралары турында фикер алышачак.

Модератор:

  • Родион Карпов – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары

​Спикерлар:

  • Костин Иван Борисович – Стратегик үсеш буенча «Цифрлы чишелешләр платформасы» (Эффективность.рф) директоры.

Чыгышның темасы: «Эффективность.рф – цифрлаштыру исәбенә ИТ- чишелешләрне масштаблау һәм предприятиеләрнең нәтиҗәлелеген арттыру мәйданчыгы»;

  • Стешина Елена Геннадьевна – «ИТ-парк» ДАУның дәүләт ярдәм чаралары буенча эксперты.

Чыгышның темасы: «Цифрлы инициативаларны гамәлгә кертүгә дәүләт ярдәменең гамәлдәге чаралары»;

  • Шәвәлиев Эльдар Рамил улы – «КАМАЗ» ГАҖ цифрлы трансформация үзәге директоры.

Чыгышның темасы: «Ярдәм чаралары алу өчен ИЦК ягыннан ИТ чишелешләрен бәяләү критерийлары»;

  • Предприятие вәкилләре ярдәм чараларын алуда катнашу тәҗрибәсе турында сөйләячәк.

Вебинарга сылтама. Катнашу бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International