20-21 июльдә Казанда «Җитештерүчәнлек 360» V Федераль форумы узачак

2023 елның 23 мае, сишәмбе

«Җитештерүчәнлек 360» форумын уздыру турындагы боерыкны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2023 елның 18 маенда имзалаган.

Форумны оештыручылар –  Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә РФ Икътисадый үсеш министрлыгы һәм ФКҮ.

Форумның беренче көнендәге эш программасы биш тематик юнәлешне үз эченә ала:

  • бизнесның нәтиҗәлелеген күтәрү;
  • Россиянең икътисадый суверенитеты;
  • үзебезнең ил компанияләренә дәүләт ярдәме чаралары;
  • социаль өлкәдә сакчыл технологияләр кертү;
  • партнерлык проектлары.

Икенче көнне форумда катнашучылар Татарстанның «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында сакчыл технологияләр кертүче әйдәп баручы предприятиеләрендә була алачак.

Форумда катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.05.2022 ел, №1088-р боерыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International