«Ростар» компанияләр төркеменә кергән «РТИ-Компонент» предприятиесе Чаллыда резина катнашмаларын җитештерә башлады, алар йөк автомобильләре һәм тагылма техникасы өчен запас частьләр ясауда кулланыла. Комплектлаучы әйберләрнең төп заказчысы – «КАМАЗ».
Җитештерүне булдыруга инвестицияләр 200 млн.сум тәшкил итә, шуларның 70 млн.сумын – федераль Сәнәгатьне үстерү фонды, ә 30 млн.сумын Татарстанның Инвестиция-венчур фонды биргән.
СҮФ акчаларын җәлеп итеп, компания резина катнаштыру һәм каландрлауның яңа линияләрен эшли башлаган. Алар нигезендә предприятие резина катнашмалары һәм резина тукыма чыгара башлаган. Җитештерү күләме елына 1 000 тонна продукция тәшкил итәчәк.
Резина катнашмалары автомобильләр өчен комплект әйберләр: амортизаторлар, саклагыч капчыклар, резинокорд тышчалар, виброизоляция, тыгызлау һәм башка детальләр ясауда киң кулланыла. Бу комплектлауның төп заказчысы булып «КАМАЗ» йөк автомобильләре җитештерүчесе тора.
«Үз линияләребезне файдалануга тапшырганчы, чит җитештерүчеләрдән запас частьләр чыгару өчен чимал сатып алдык. СҮФ кредиты ярдәмендә резина катнашмалары җитештерүне оештыра алдык. Бу әзер продукциянең үзкыйммәтен киметте һәм сыйфатын арттырды. Продукт характеристикаларын модификацияләү һәм аны автоҗитештерүчеләрнең югары таләпләре астына яраклаштыру мөмкинлеге компаниянең чит ил автокомпонентлар җитештерүчеләре алдында конкурент өстенлекләрен арттырырга ярдәм итәчәк», – дип билгеләп үтте «РТИ-Компонент» ҖЧҖ директоры Андрей Абдуллин.
Россиянең йөк автомобильләре өчен резина-техник эшләнмәләр базары, компания бәяләвенчә, якынча 40% чит ил җитештерүчеләре тарафыннан биләнә. «РТИ-Компонент» проектын гамәлгә ашыру бу күрсәткечне ким дигәндә 5% киметергә ярдәм итәчәк.
Предприятиедә яңа линияләр эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә 50 югары җитештерүчән эш урыны булдырылган.