Бу хакта Таиланд Корольлегендә Россия Федерациясенең сәүдә вәкиле Юрий Лыжин сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родиона Карпов җитәкчелегендә Татарстан предприятиеләре белән узган онлайн-очрашу барышында хәбәр итте. Онлайн-очрашуда республиканың 20дән артык предприятиесе катнашты.
«Бүген тай ягы нефть продуктларын элек булган күләмдә сатып алудан туктады, әмма хәзерге вакытта бу юнәлештә эш алып барыла, – дип хәбәр итте Юрий Лыжин. – Ил икенчел санкцияләр аркасында хезмәттәшлек кысаларында сакчыллык күрсәтә.
Әмма Корольлек территориясендә Россия компанияләренең активлыгы арта. Таиланд белән хезмәттәшлек пандемиягә кадәрге күрсәткечләр дәрәҗәсенә җитте. Корольлек кара металллар импорты буенча беренче унлыкка керә. Продукцияне экспортлау кысаларында төп таләп – сертификация.
Предприятиеләрнең сорауларына җавап биреп, Юрий Лыжин хәбәр иткәнчә, Россиядән Таиландка продукция китерүне рәсми тыю юк, әмма банк операцияләре белән кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин, чөнки доллар һәм евро белән акча күчерүне үз өстенә алачак банкны табу кыен, түләү адресатка барып җитмәскә мөмкин.
Шулай ук сәүдә вәкиле Таиланд территориясендә электр энергиясенә тоташтырылган күп санлы әзер технопарклар, канализацияләр барлыгын билгеләп үтте, җитештерүне аларга юнәлдерергә мөмкин.