Ул республика Рәисеннән һәм Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан котлаулар тапшырды.
- Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм! Бу бөтенхалык бәйрәмендә без киләчәк буыннарга тыныч тормыш һәм ирек бүләк иткән күпмилләтле совет халкының батырлыгы алдында баш иябез.
Җиңү аеруча зур бәягә алынды. Канкойгыч сугыш һәр гаиләгә кагылды. Республикадан гына да җиде йөз мең кеше фронтка китә, аларның яртысыннан артыгы өйләренә әйләнеп кайтмый...
Муса Җәлил, Михаил Девятаев, Мәгүбә Сыртланованың батырлыклары,
Петр Гаврилов, Гани Сафиуллин, Николай Столяров, Гази Заһитов, Алексей Исаев, Сабир Әхтәмов, Михаил Симонов, Фәридә Фәтхуллина, Борис Кузнецов һәм тагын бик күпләрнең батырлыгы илебез тарихына мәңгегә теркәлеп куелган.
Сугышта һәлак булган, яралардан һәм ачлыктан үлгән, концлагерьларда җәфаланган, бомбага тотудан һәлак булган кешеләр турында истәлек алардан соң килгән буыннарның йөрәкләрендә мәңгегә саклана. Без фашист илбасарларының һәм аларның ярдәмчеләренең җинаятьләрен, тыныч кешеләрне кешелексез мыскыл итүләрен онытмаячакбыз һәм кичермәячәкбез, нацизмга баш күтәрергә ирек бирмәячәкбез.
Шулай ук завод станоклары янында Җиңү коралы ясаган, колхоз кырларында һәм конструкторлык бюроларында эшләгән тыл хезмәтчәннәренә, госпиталь табибларына, яраланганнарны дәвалаган, мәдәният эшлеклеләренә, яклаучыларыбызның хәрби рухын күтәргән кешеләргә – аерым хөрмәт сүзләре.
Вакыт аяусыз алга йөгерә. Елдан-ел бу коточкыч сугышта катнашкан һәм шаһит булган кешеләр азая бара. Бүгенге көндә исән булган һәр ветеранга хөрмәт тагын да зурая бара. Аларның Ватанга тугрылыгы, куәтле ихтыяр көче һәм ныклыгы безнең өчен үрнәк булып тора.
Бүген дә җиңүчеләрнең оныклары Һәм оныкчыклары кабат заман янауларына һәм чакыруларына җавап бирәләр, неонацизмга каршы көрәштә тарихи хакыйкатьне яклыйлар, Ватаныбызны намус белән яклыйлар.
Хөрмәтле Чаллы халкы!
Бу якты көн безне Бөек Ватан сугышы турындагы хәтерне һәм хакыйкатьне сакларга омтылуда, дошманның элеккечә тар-мар ителәчәгенә, Җиңүнең безнең яклы булачагына ышандыруда берләштерә!
Җиңү көненең киләчәктә дә безнең өчен бәхәссез әхлакый ориентир булып калачагына ышанам, аның буенча без һәм аннан соңгы буыннар үз эшләребезне һәм гамәлләребезне тикшерәчәкбез.
Республика Рәисеннән, Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан һәм шәхсән үз исемемнән сезгә чын күңелдән тыныч күк йөзе, бәхет һәм иминлек телим!
Бәйрәм белән! Җиңү Көне белән! Бәйрәм белән!