Казансельмашта тантаналы рәвештә өч яңа җитештерү цехы ачылды

2023 елның 5 мае, җомга

Биектау районында урнашкан уникаль предприятие уңышны саклау өчен авыл хуҗалыгы техникасы чыгара. Сиптергеч техника һәм эретмәләрне туглый торган машиналар ясау өлкәсендә эшли.

5 майда Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко яңа завод цехларын ачу тантанасында катнашты. Болар – сиптергечләргә электрон компонентлар җитештерү өчен бина (512 кв.м), эретеп ябыштыру цехы (1490 кв.м) һәм пыяла-пластик әйберләр ясау цехы (802 кв.м).

«Сезнең завод мин министр вазыйфасында караган беренче биналарның берсе булды. Бер ел дигәндә сезнең предприятие һәм коллектив ике тапкырга диярлек арткан, техниканың яңа модельләре барлыкка килгән, әзер продукция склады киңәйгән. Бу – сезнең коллективның һәм җитәкчелекнең казанышы. Сез авыр вакытларда үзебезнең илдә җитештерүгә басым ясарга һәм безнең машина төзелешенә акча һәм көч салырга курыкмадыгыз, – диде цехларны ачуда Олег Коробченко. – Эш урыннары һәм импортны алыштыручы шундый нәтиҗәле, матур заводларга килүе бик күңелле. Сез үсеш алган өлкәдә безнең «шул ук кытайларга арткы күренеш көзгесеннән каравыбыз» сөендерә. Шулай тотарга! Бу сезнең безнең гомуми җиңүгә керткән өлешегез. Сез республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итәсез һәм, кем әйтмешли, тылда җиңү яулыйсыз. Безнең технологик бәйсезлек – сезнең кебек кешеләр кулында. Без сезгә һәрчак ярдәм итәргә әзер!»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International