А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводында тантаналы шартларда Татарстан ихтыяҗлары өчен 03830 «Метеор – 2020» проекты буенча су асты канатларында йөрүче «Михаил Девятаев» пассажир судносы суга төшерелде.
Су асты канатларында йөри торган пассажир суднолары «Си Тех» проект бюросы тарафыннан эшләнгән, булган метеорлар белән чагыштырганда аларның берникадәр өстенлекле яклары бар һәм уңайлылыгы һәм ышанычлылыгы буенча барлык халыкара таләпләргә җавап бирәләр.
Суднолар принципиаль яңа үз-үзен тотрыклыландыручы канат системасына ия, аның инновацион өстенлеге булып түбәндәгеләр тора:
Диңгездә йөртүне шактый җиңеләйтү белән берлектә, озакка сузылган рейслар барышында пассажирлар һәм экипаж өчен шартларны яхшыртуга да махсус игътибар бирелгән.
124 пассажирга исәпләнгән иркен салоны WI-FI ярдәмендә мультимедиа контентыннан файдалану өчен уңайлы креслолар белән җиһазландырылган. Хәрәкәт мөмкинлекләре чикләнгән пассажирларны йөртү өчен шартлар тудыруга аерым игътибар бирелгән.
Тантаналы чара барышында шулай ук предприятие җитәкчелеген һәм Россия флоты өчен кораблар һәм суднолар төзүгә һәм тапшыруга зур өлеш керткән завод хезмәткәрләрен бүләкләү булды.