Татарстан һәм Әзербайҗан киләчәк хезмәттәшлек турында килештеләр

2023 елның 28 апреле, җомга

28 апрельдә Казанда Әзербайҗан Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиянең өченче утырышы узды.

Утырыш беркетмәсенә тантаналы рәвештә Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм Әзербайҗан Республикасы икътисад министры Микаил Җаббаров кул куйды. 

Шулай ук Әзербайҗанның Икътисад министрлыгы каршындагы Икътисадый зоналар үсеше агентлыгы һәм «Инновацион индустриаль парк – югары технологияләр өлкәсендәге технопарк «Химград» технополисы» АҖ арасында хезмәттәшлек турында меморандумны «Химград» генераль директоры Айрат Гыйззәтуллин һәм Әзербәйҗанның Икътисадый зоналар үсеше агентлыгы идарәсе рәисе Эльшад Нуриев имзаладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International