СИБУР Түбән Камада гексен җитештерү төзелешен башлый

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

«СИБУР» холдингына кергән «Түбән Кама нефтехим» оешмасы гексен җитештерү предприятиесен төзи башлаган. Җитештерүне 2024 елның икенче яртысында файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Гексен җитештерүнең үз технологиясен эшләү соңгы берничә елда СИБУРА-НИОСТ һәм Полилаб RND-үзәкләре көче белән алып барыла.
Проектны башлап җибәрү  ахыргы продукция – полимерлар җитештерү циклында технологик бәйсезлекне ныгытырга мөмкинлек бирәчәк. Бу чималның импорттан бәйсезлеген тәэмин итәчәк. Хәзерге вакытта компаниянең полимер җитештерүләре өчен гексен чит илләрдән китерелә. Россиядә Сибурның яңа проектына охшаш җитештерүләр юк.

Гексен – төп полимерлар һәм башка нефть химиясе продуктлары җитештерү өчен ярым продукт. Гексен куллану полиэтиленның төп маркалар белән чагыштырганда куллану үзлекләре диапазонын сизелерлек киңәйтергә һәм премиум сыйфатлы продукт алырга мөмкинлек бирә.

Яңа производство төзелеше төбәкнең икътисадый үсешенә салым базасы ягыннан да, эшкәртүне үстерү ягыннан да яңа өлеш кертәчәк.
Проектта факелдан атмосферага матдәләр чыгаруны киметә торган ябык факел системасы каралган. Ябык типтагы су әйләнеше циклы проектлана, бу экологиягә йогынты булдырмый калачак.

Производство процесслары өчен алдынгы лицензияле чишелешләр, иң яхшы технологияләр сайланган, бу производствоны эксплуатацияләү вакытында әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны сизелерлек киметәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International