«Җитештерүчәнлек 360» V федераль форумына теркәлү башланган

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

«Җитештерүчәнлек 360» V федераль форумында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлаган. Быел бизнес нәтиҗәлелеген арттыру тәҗрибәсе белән уртаклашу буенча төп дискуссия мәйданчыгы 20-21 июльдә Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге «ИТ-парк»та узачак. Чарага  Россиянең меңгә якын эре компаниясе хуҗалары һәм җитәкчеләре килер дип көтелә. Форумны оештыручылар –  Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә РФ Икътисадый үсеш министрлыгы һәм ФКҮ.

Форумның беренче көненең эшлекле программасы бизнесның нәтиҗәлелеген арттыруга, Россиянең икътисадый суверенитетына, илебез компанияләренә дәүләт ярдәме чараларына, социаль өлкәдә сакчыл технологияләр кертүгә багышлана һәм партнерлык проектларына багышланган 5 тематик юнәлешне үз эченә ала. Икенче көнне форумда катнашучылар Татарстан Республикасының «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында сакчыл технологияләр кертүче әйдәп баручы предприятиеләрендә була алачак.

«Бүген, Россия базары җитештерүне үстерүгә кискен ихтыяҗ кичергәндә, сакчыл технологияләр икътисадый үсешнең мөһим факторларының, үсеш драйверларының берсенә әверелә, – дип ассызыклады илкүләм проект кураторы – РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов. – Эшкуарлык җәмгыяте дәрәҗәсендә өзлексез яхшырулар культурасын алга сөрү өчен күп эшләнде: ФКҮ җитәкчелегендә илдә киң төбәк компетенцияләр үзәкләре челтәре җәелдерелде, ул Һөнәрләрне һәм күнекмәләрне үстерү агентлыгы белән тыгыз элемтәдә компания хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү өстендә эшли һәм рационализаторлар хәрәкәтен үстерә».

Чарада катнашучылар белән  җитештерү системаларын булдыру һәм үстерү буенча 70тән артык эксперт үз тәҗрибәләрен уртаклашачак. Форум нәтиҗәсендә икътисадның структур үзгәрүе шартларында бизнесны үстерү өчен әзер карарлар кабул ителәчәк.

Форумда катнашу өчен рәсми сайтта гариза бирергә кирәк forum-360.ru. «Производительность.рф» порталында хисап язуы булган компанияләр һәм оешмалар вәкилләренә гадиләштерелгән теркәлү мөмкинлеге бар. Аккредитацияләнгән катнашучылар өчен чара бушлай, чыгымнар форум уздырылган урынга һәм яшәү урынына кадәр юл йөрү бәясенә генә кагыла. Алдан аккредитацияләнү мәҗбүри, чөнки урыннар саны чикләнгән. Шулай ук ул катнашучыларга форумның партнер кунакханәләрендә урнаштыру өчен махсус шартларга, трансфер хезмәтләренә, мәдәни программага һәм башка опцияләргә керү мөмкинлеге дә ачыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International