«Нечкәбил» ана һәм гаилә матурлыгы бәйгесе – Татарстан Рәисенең ярдәме белән үткәрелә торган киң масштаблы социаль-мәдәни республика проекты. Ул Татарстан халыкларының традицион гаилә кыйммәтләрен, мәдәни, милли традицияләрен, аналыкны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән.
Конкурс кысаларында Идел буе федераль округының «Идел буе-2023 уңышлы гаиләсе» округ конкурс-фестиваленең һәм «Ел гаиләсе» VII Бөтенроссия конкурсының сайлап алу этаплары узачак.
Кем катнаша ала?
Законлы никахта торучы, бер яки берничә, шул исәптән тәрбиягә алынган баласы булган гаиләләр, уллыкка алынган балалары булган һәм Татарстан территориясендә яшәүче гаиләләр.
Конкурста катнашу өчен таләпләр:
Гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен хөрмәт иткән, балаларның иминлегенә, сәламәт яшәү рәвешенә омтылган, үз нәселенең тарихын, мәдәни һәм милли традицияләрен белгән, үз илләренең патриотлары булган, хәйрия һәм социаль-мәдәни чараларда катнашкан республиканың бай гаиләләре.
Гаиләләр мөстәкыйль рәвештә дә, предприятиеләр, берлекләр, оешмалар, учреждениеләр тарафыннан да тәкъдим ителә ала.
Конкурс этаплары:
I этап: сайлап алу турлары – 2023 елның апрель-май айлары, шәһәрләр һәм муниципаль районнар;
II этап: Татарстан гаиләләренең зона фестивальләре – июнь, республика шәһәрләре һәм муниципаль районнары;
III этап: Татарстан гаиләләренең республика фестивале (Facecast платформасында онлайн-трансляция белән) – 2023 елның 16 сентябрендә Казанда;
IV этап: 2023 елның 25 ноябрендә Казанда Әниләр көненә багышланган «Нечкәбил» конкурсының финалы.
Конкурста катнашу өчен 30 апрельгә кадәр тутырылганнарын анкеталарны nechkebil@yandex.ru.эл. почта адресы буенча «Нечкәбил» конкурсының оештыру комитетына җибәрергә кирәк.
Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: +7 906-110-86-58