Татарстан һәм Үзбәкстанның товар әйләнеше 2022 елда 290 млн доллардан артып киткән

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Бу хакта Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко Үзбәкстанга эш визиты кысаларында Сурхандарья өлкәсе хокимының беренче урынбасары Әнвәр Орхипов һәм Үзбәкстанның энергетика министры Журабек Мирзамахмудов белән очрашу барышында хәбәр итте. Очрашулар «ИННОПРОМ. Үзәк Азия» кырларында узды.

Ул билгеләп үткәнчә, Үзбәкстан белән кооперацияне ныгыту Татарстанның тышкы икътисадый эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Узган ел да үзара визитларга бай булган – Татарстан делегацияләре Үзбәкстанга 5 тапкыр барган.

«КЭР-Холдинг УК компаниясе, Үзбәкстанның Торак-коммуналь хезмәт күрсәтү министрлыгы белән берлектә, «Ташкент өлкәсенең Ангрен һәм Чирчик шәһәрләрен җылылык белән тәэмин итү системаларын модернизацияләү» проектын гамәлгә ашыру буенча уртак эш алып бара, –  дип билгеләп үтте Олег Коробченко. – КМПО Үзбәкстан белән энергетика өлкәсендә, аерым алганда, үзе җитештергән газ турбиналы двигательләр китертү буенча хезмәттәшлек итә».

Бүген Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм республика предприятиеләре вәкилләре Үзбәкстан компанияләре белән берничә сөйләшү үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International