24 апрельдә Татарстан һәм Кытай предприятиеләре вәкилләренең бизнес-очрашуы узачак

2023 елның 21 апреле, җомга

Ул Казанда, «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында 10:00 сәгатьтә узачак. Хэйлунцзян (Пинфан районы) провинциясеннән делегация составында төрле юнәлештәге предприятиеләр: 

  • машина төзелеше, автоөлешләр;
  • халыкара логистика;
  • төзелеш техникасы һәм материаллары;
  • трансчик сәүдәсенең комплекслы платформасы;
  • авыл хуҗалыгы.

Чараны Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә оештыра. 

Теркәлү – сылтама аша.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 567-36-87.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International