Казанда Төркия бизнес-миссиясе: «Текстиль, кием һәм аяк киеме – партнерлык 2023»

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

25 апрельдә 12:00 сәгатьтә Казанда Төркиянең әйдәп баручы тукыма фабрикалары җитәкчеләренең Россия бизнесы белән масштаблы очрашуы узачак. Ул тукыма, кием, келәм һәм аяк киеме җитештерү компанияләре җитәкчеләре белән күргәзмә һәм эшлекле аралашу форматында узачак.
          Оештыручы – «MAT International» Россия-Төркия компаниясе. Татарстан бизнесы вәкилләренә Төркиянең иң эре җиңел сәнәгать җитештерү компанияләре җитәкчеләре һәм милекчеләре белән танышырга тәкъдим итәләр. Катнашучылар арасында –  22 төрек предприятиесе вәкилләре, алар үз продуктларын презентацияләячәкләр, потенциаль партнерлар белән хезмәттәшлек турында сөйләшәчәкләр.
          Төркия компанияләре тәкъдим итәчәк төп тармаклар:

  • Тукыма
  • Җепләр
  • Әзер кием
  • Балалар текстиль продуктлары
  • Күн әйберләр (сумкалар һәм аяк киеме)
  • Мебель җитештерү
  • Келәм япмалары


Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү өчен: сайт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International